Казанда үткән вакансияләр ярминкәсендә 300дән артык эш урыннары тәкъдим ителде

2015 елның 9 октябре, җомга

Шушы көннәрдә Казанның Вахит районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә пенсиядәгеләр һәм пенсия алды яшендәгеләр өчен эш урыннары ярминкәсе үзды.

Оешмаларның кадрлар белән эшләү бүлеге вәкилләре 300дән артык вакансия тәкъдим итте, шуларның 98е – өлкәннәр өчен. Чарада 323 кеше катнашты, шуларның 77се пенсионерлар. 31 кешегә эшкә урнашу өчен юлламалар бирелде.

Ярминкә барышында гражданнарга хезмәт базары халәте хакында мәгълүмат алырга, вакансияләр банкы белән танышырга, эшкә урнашу турында турыдан туры эш бирүченең үзе белән сөйләшергә мөмкин иде.

Чарага 389 кеше килгән. 24 кешегә вакантлы эш урыннарына юлламалар тапшырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International