Мамадышның "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге юрисконсульт Рүзилә Сафина, нотариуслар Эдуард Камалов һәм Гөлнара Кукужева, адвокат Николай Останин белән очрашу оештырды. Натариус тарафыннан 15 кеше кабул ителде. Иң күп мөрәҗәгатьләр саны пенсия законнары белән бәйле иде. Юристлар ешрак милек һәм мираска бәйле сорауларга җавап бирде.
Балтачның "Наз" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге өлкән яшьтәге гражданнар белән бушлай хокукый консультация үткәрде. Пенсионерларның сорауларына җавап бирергә нотариус Гульнара Хөснетдинова, адвокат Рәшит Нәбиев, юридик бүлек мөдире Раил Мостафин һәм юрисконсульт Гүзәл Шәрәфетдинова килгән иде.