ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Алты елга беренче мәртәбә Европа сукырлар берлегенең Россия “Всемирное брайлевское эссе Онкио Брайль 2015” конкурсында төп призер булып “Лаишның махсус (коррекция) гомуми белем бирү III-IV төрдәге интернат-мәктәбе” 8нче сыйныф укучысы Владислав Иванов табылды.
Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Лилия Курбатова “Үз юлыбызны сайлыйбыз” курсы кысаларында Кызыл Чишмә бистәсендә “Вату – төзү түгел” дип исемләнгән дәрес үткәрде.
Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Әкиятләр иле" уеннар комплексы ачылуда катнашты.
Алабуганың "Астра" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар белән очрашу узды. 
Кичә "Өченче Меңьеллык Психологиясе" Халыкара белем бирү проектының "Тормыш фәне" клубы коллективы Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булып кайтты.
Шушы көннәрдә Бөгелмәнең 5 нче мәктәп укучылары, укытучылары Ирина Вечкилева, Ирина Кәлимуллина, “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче балалар белән берлектә мәктәп китапханәләре көненә багышлап “Уңыш туган җирдә” дип исемләнгән чара уздырдылар. 
Зәйнең "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гражданнар оборонасы айлыгы кысаларында янгын чыккан очракта эвакуацияләү күнекмәләргә өйрәтү буенча укыту узды.

16
октябрь, 2015 ел
җомга
Ел саен көзге-кышкы чорда грипп һәм кискен респиратор вирус инфекцияләре активлашу сәбәпле, Яр Чаллының “Доверие” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре мондый авыруларны булдырмас өчен Роспотребнадзор тәкъдимнәре белән танышты.
Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты карамагындагы балалар өчен "Vlanse" матурлык салоны хезмәткәрләре "Тылсым бүләк ит" хәйрия акциясе оештырдылар.
Бүген Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарга шәхси эшмәкәр сыйфатында беренче мәртәбә теркәлүдә финанс ярдәм күрсәтү өчен аларның бизнес-планнарына бәя бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International