Зәйнең "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гражданнар оборонасы айлыгы кысаларында янгын чыккан очракта эвакуацияләү күнекмәләргә өйрәтү буенча укыту узды.
Практик гамәл алдыннан социаль эш буенча белгеч, янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы С.М. Сало инструктаж үткәрде. Аннан соң белемнәр практик күнегүләр белән ныгытылды.
Чара ахырында бүлек мөдире 12 хезмәткәр һәм 5 өлкән яшьтәге граждан эвакуацияләнүе хакында әйтте.