Кичә "Өченче Меңьеллык Психологиясе" Халыкара белем бирү проектының "Тормыш фәне" клубы коллективы Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булып кайтты.
Кунаклар биредә яшәүче өлкәннәр өчен концерт программасы әзерләгәннәр. Клуб әгъзаләре җырлар җырладылар, шигырьләр укыдылар, биеделәр.
Интернат администрациясе үз чиратында мондый игътибарга зур рәхмәтләрен җиткерде.