Шушы көннәрдә Бөгелмәнең 5 нче мәктәп укучылары, укытучылары Ирина Вечкилева, Ирина Кәлимуллина, “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче балалар белән берлектә мәктәп китапханәләре көненә багышлап “Уңыш туган җирдә” дип исемләнгән чара уздырдылар.
Китапханәче Елена Барченкова балаларга китап басмалары буйлап сәяхәт оештырды. Аннан соң балалар яраткан шигырьләрен сөйләп конкурста катнашты.