Бүген Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарга шәхси эшмәкәр сыйфатында беренче мәртәбә теркәлүдә финанс ярдәм күрсәтү өчен аларның бизнес-планнарына бәя бирелде.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча Эксперт советы әгъзалары биш бизнес-планнар хуплады. Булачак эшмәкәрләр үз эшчәнлеген транспорт, төзелеш, мебель җитештерү өлкәсендә алып барачак.