Татарстан укучысы Халыкара конкурста җиңде

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе

Алты елга беренче мәртәбә Европа сукырлар берлегенең Россия “Всемирное брайлевское эссе Онкио Брайль 2015” конкурсында төп призер булып “Лаишның махсус (коррекция) гомуми белем бирү III-IV төрдәге интернат-мәктәбе” 8нче сыйныф укучысы Владислав Иванов табылды.

Владиславның эше 24 катнашучы арасында сайлап алынган иң яхшы 5 эссе арасына керде. “Европейское брайлевское эссе” конкурсын “Онкио Ко, Лтд” исеменнән Европа сукырлар берлеге үткәрә. Максаты – сукырлар арасында брайль шрифтын социаль җәмгыятькә кушылу инструменты сыйфатында куллану.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International