"Ялкын" приютында тәрбияләнүче балалар өчен матурлык салоны хезмәткәрләре "Тылсым бүләк ит" хәйрия акциясе оештырды

2015 елның 16 октябре, җомга

Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты карамагындагы балалар өчен "Vlanse" матурлык салоны хезмәткәрләре "Тылсым бүләк ит" хәйрия акциясе оештырдылар.

Монда балалар белән чәчтарашлар, стилист һәм маникюристлар эшләде. Матурлык салоны хезмәткәрләре балаларга прическалар ясады һәм кайбер осталык серләре белән уртаклашты: ничек бите һәм чәчне карарга, дөрес итеп бизәнергә, үз стилеңны табарга һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International