Түбән Каманың “Веста” үзәге социаль педагогы яшьүсмерләргә вандализм хакында сойләде

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе

Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Лилия Курбатова “Үз юлыбызны сайлыйбыз” курсы кысаларында Кызыл Чишмә бистәсендә “Вату – төзү түгел” дип исемләнгән дәрес үткәрде. Чара экстремистик күренешләрне булдырмау максаты белән үзәк карамагынадагы яшүсмерләр өчен оештырылды.

Яшүсмерләр башта тренинг күнекмәләр эшләде, аннары геометрик фигуралардан машина һәм манара сыннары төзеде.

Социаль педагог бер мизгелдә бу конструкцияләрне тошереп ватты, шулай итеп ул балаларга вандализм акты мисалын күрсәтте. Соңыннан “вандализм” һәм “вандаллар” турында фикер алышынды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International