Ел саен көзге-кышкы чорда грипп һәм кискен респиратор вирус инфекцияләре активлашу сәбәпле, Яр Чаллының “Доверие” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре мондый авыруларны булдырмас өчен Роспотребнадзор тәкъдимнәре белән танышты.
Аерым алганда хезмәткәрләргә авырулар белән көрәшкәндә специфик һәм специфик булмаган ысуллар турында аңлаттылар. Хезмәткәрләгә вакцинаның көчен дәлилләүче мәгълүматлар җиткерделәр.