ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча аппарат вакилләре, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы,  Автономияле коммерцияле булмаган "Яңа гасыр" хәйрия оешмасы һәм ЧОУ ВПО "Икътисад, идарә итү һәм хокук институты" тарафыннан "Вопросы социальной интеграции и адаптации мигрантов" халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде . 

Кичә Балтач районы Яңа Салаус авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Сабирова Мотыйга апаны 90 яшьлек юбилее белән тантаналы рәвештә котладылар. 

2015 елның 12 нояберендә социаль-тернәкләндерү бүлегендә янгыннарны кисәтү максатыннан Чепьяда урнашкан янгыннан саклау бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан профилактик тикшерү уздырылды.

Шушы көннәрдә Әлмәнең "Ветеран" тернәкләндерү үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнарга медицина ярдәме күрсәтү һәм аларны дарулар белән тәэмин итү буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды.

Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле  балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Күңелле сәяхәтче" күңел ачу һәм танып белү чарасы узды.


13
ноябрь, 2015 ел
җомга

18 ноябрь көнне Казанның Вахит районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә чираттагы вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

13 ноябрь – Халыкара сукырлар көне. Бу көн очраклы рәвештә генә сайланмаган – 13 ноябрь атаклы француз педагогы Валентин Гаюиның туган көне, ул беренчеләрдән, үзе уйлап чыгарган шрифт ярдәмендә, сукырларны укыту ысулын күрсәттә һәм алар өчен уку йортлары ача.

Шушы көннәрдә Минзәләнең "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар әти-әниләре белән бергә спорт чарасында катнашты.

Шушы көннәрдә Минзәләнең "Умырзая"  мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре белән берлектә түгәрәк өстәл оештырдылар.

Шушы көннәрдә Балтачның “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагылар Карадуган авылындагы “Себер тракты тарихы” музеенда экскурсиядә булып кайттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International