Кичә Балтач районы Яңа Салаус авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Сабирова Мотыйга апаны 90 яшьлек юбилее белән тантаналы рәвештә котладылар.
Аны тәбрикләргә дип Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Салаус авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибгатуллин, ООО СХП "Татарстан" профсоюз комитеты рәисе Фәрит Хурматуллин һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты, Балтач район башлыгы Рәмилә Нутфуллина исеменнән кыйммәтле бүләк тапшырылды.