Инвалид балаларның җәмгыятькә яраклашуы турында Минзәләнең "Умырзая" үзәгендә фикер алыштылар

2015 елның 13 ноябре, җомга

Шушы көннәрдә Минзәләнең "Умырзая"  мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре белән берлектә түгәрәк өстәл оештырдылар. Әлеге фикер алышу "Инвалидларның тормышын яхшырту максатыннан, инвалид балаларның һәм аларның гаиләләренең яшәү урыны буенча актив социаль тормышка яраклашуы" темасы кысаларында узды. 

Тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре әлеге программаны гамәлгә ашыру кысаларында башкарылган эш нәтиҗәләре хакында сөйләде,  ата-аналарга өченче дәрәҗә чикләүләре булган инвалид бала белән ничек дәрес үткәрергә кирәк икәнлеген аңлатты.  

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар алга таба да мондый очрашулар үткәреп торырга кирәк дигән уртак фикергә килде. Мондый эшчәнлекнең инвалид балаларның өй шартларында тернәкләндерү күнекмәләрен ныгытуда әһәмияте зур. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International