13 ноябрь – Халыкара сукырлар көне. Бу көн очраклы рәвештә генә сайланмаган – 13 ноябрь атаклы француз педагогы Валентин Гаюиның туган көне, ул беренчеләрдән, үзе уйлап чыгарган шрифт ярдәмендә, сукырларны укыту ысулын күрсәттә һәм алар өчен уку йортлары ача.
Буа муниципаль районында да бу көнне игътибарсыз калдырмадылар. Бүген Буаның ял үзәгендә Халыкара сукырлар көненә багышланган тантаналы чара узды. Бу чарада Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Н. Садретдинова, Буа муниципаль районының социаль яклау бүлеге башлыгы Л.Р. Камалова һәм Буа шәһәренең Пенсия фондының идарә итү башлыгы Р.Г. Җәләлов һәм иҗтимагый оешмалар катнашты.
Мондый очрашулар үткәрү мөһим нәрсә, аларның төп максаты җәмгыятнең сукырларга карата игътибарын җәлеп итү, аларның җәмгыять тормышында төрле яктан катнашу шартларын булдыру, белем һәм мәгълүмәт алу мөмкинлекләрен киңәйтү, мәшгүльлекләрен арттыру һәм гомумән тормыш шартларын яхшырту.