Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Күңелле сәяхәтче" күңел ачу һәм танып белү чарасы узды. Әлеге чара юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган иде. Дәрес Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне уңаеннан узды. Катнашучылар юл йөрү кагыйдәләрен белүдә көч сынашты. Алар барлык конкурс биремнәрен уңышлы башкарып чыкты. Шулай итеп, үзәк карамагындагылар үзләрен юл хәрәкәтендә җаваплы катнашучы икәнлген тагын бер кат дәлилләде .