Шушы көннәрдә Минзәләнең "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар әти-әниләре белән бергә спорт чарасында катнашты. Катнашучылар ТР парклар һәм скверлар символикасы төшерелгән эмблема алды, паркларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде. Спорт чарасы шәһәрнең Җиңү паркында узды.