Шушы көннәрдә Әлмәнең "Ветеран" тернәкләндерү үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнарга медицина ярдәме күрсәтү һәм аларны дарулар белән тәэмин итү буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды. Әлеге чарада Әлмәт ветераннар Советы һәм сәламәтлек саклау Идарәсе җитәкче вазыйфасын башкаручы Вера Головина, ТР ветераннар (пенсионерлар) Советы иҗтимагый төбәк оешмасы рәисе урынбасары Ефим Вайнер, оештыру һәм методик эш бүлеге башлыгы Гәлимхан Кәримов катнашты. Шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны Габдулбари Габдрахимов дәрәҗәле кунак булды.
Әлмәт шәһәре ветераннар Советы вәкилләре, чакырылган кунаклар һәм үзәк карамагындагылар "Дары осени для здорового долголетия" күргәзмәсен карады, медицина профилактикасы үзәге оештырган акциядә катнашты, дөрес туклану буенча диетолог киңәшләрен тыңлады.