Казанда мигрантларның социаль яраклашуы хакында сөйләштеләр

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча аппарат вакилләре, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы,  Автономияле коммерцияле булмаган "Яңа гасыр" хәйрия оешмасы һәм ЧОУ ВПО "Икътисад идарә, итү һәм хокук институты" тарафыннан "Вопросы социальной интеграции и адаптации мигрантов" халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде . 

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты Аппараты, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләре, Россия Федерациясе кайбер төбәкләре вәкилләре, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәте вәкилләре һ.б. катнашты.

Конференция нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы территориясендә мигрантларны социаль адаптацияләү һәм интеграцияләү өчен үзара конструктив хезмәттәшлек һәм партнерлыкны көчәйтү буенча резолюция проекты кабул ителде

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International