18 ноябрь көнне Казанның Вахит районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә чираттагы вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Эшсез һәм яңа эш урыннары эзләүче гражданнарга 5 оешма үзләренең вакансияләрен тәкъдим итәчәк.
Ярминкә барышында гражданнарга хезмәт базары халәте хакында мәгълүмат алырга, вакансияләр банкы белән танышырга, эшкә урнашу турында турыдан туры эш бирүченең үзе белән сөйләшергә мөмкин булачак.
Вакансияләр ярминкәсе Казан шәһәре, Павлюхин урамы ,102 йорт адресы буенча узачак.
Башлана 10:00