Шушы көннәрдә Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты белгечләре "Бөгелмә һөнәри–педагогика көллияте" студентлары белән бергә 5нче номерлы мәктәп укучылары өчен компьютер презентациясе һәм танып-белү викториналар белән "Мин Россия гражданины" дип исемләнгән хокукый дәрес оештырды.
Балигъ булмаганнар арасында мәрхәмәтсез караш һәм көч куллануны кисәтү максаты белән Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Наталья Емельянова "Каршылыкларны юкка чыгарырга" дип исемләнгән чара оештырды.
"Тәмәкедән баш тарту" акциясен Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен приюты педагоглары, анда тәрбияләнүчеләр һәм һөнәри-педагогика көллиятенең 3 нче курс студентлары уткәрде.
Социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Чепьяда урнашкан янгыннан саклау бүлегенә экскурсиядә булып кайттылар.
"Такси-мотор" хезмәткәрләре Яшел Үзәннең "Гнездышко" балалар һәм яшүсмерләр приютында тәрбияләнүчеләргә Яңа ел алды бүләге сюрпризы итеп телевизор бүләк итте.
Бүгенге көндә Лаешның тернәкләндерү үзәгендә көнкүреш кирәк-яраклары виртуаль мини-музее эшләп килә.
Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр каникуллар чорында Г.Тукай исемендәге китапханәдә булып кайттылар.
Шушы көннәрдә "Гнездышко" социаль приютында балалар һәм яшүсмерләр өчен хокук ярдәме көне үтте.
Кичә Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре карамактагылар өчен "Балтач" ял паркына экскурсия оештырды.
Кичә Әлкинең "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Кышкы уеннар" чарасы узды.