Түбән Каманың "Балкыш" приюты карамагындагылар Габдулла Тукай исемендәге китпханәдә булып кайтты

2015 елның 20 ноябре, җомга

Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр каникуллар чорында Г.Тукай исемендәге китапханәдә булып кайттылар.

Биредә хезмәткәрләр китапханә мөмкинлекләре, яңа төр җиһазлар белән таныштырды. Моннан тыш балалар китапханәнең актив тормышы: конкурслар һәм викториналар, әдәби бәйрәмнәр, тәкъдим итү, иҗади очрашулар, театральләштерелгән укулар хакында белде. 

Экскурсия ахырында балалар өчен оригами техникасы белән  мастер-класс оештырылды, мультфильм күрсәтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International