Шушы көннәрдә Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты белгечләре "Бөгелмә һөнәри–педагогика көллияте" студентлары белән бергә 5нче номерлы мәктәп укучылары өчен компьютер презентациясе һәм танып-белү викториналар белән "Мин Россия гражданины" дип исемләнгән хокукый дәрес оештырды.
Үзләренең хокук һәм бурычлары белән танышып, балалар кануннарның төп нигезләрен белде. Үзләренең эшләренә бәя бирергә, аларны анализларга өйрәнде.
Очрашу ахырында укучылар кызыксындырган сорауларына җаваплар алды.