Әлкинең социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагылар "Кышкы парк"та булдылар

2015 елның 20 ноябре, җомга

Кичә Әлкинең "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Кышкы уеннар" чарасы узды. 

Бу көнне "Кышкы парк" мәйданчыгына үзәк карамагындагы балалар чакырулы иде. Көтеп алынган кар балаларны сөйндерде һәм кышкы кәеф бүләк итте. 

Укучылар бик теләп кар бабайлар ясадылар, кар атышлы уйнадылар. 

Чара сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга, ишегалды спорты уеннарына өйрәтүгә, балаларны берләштерүгә юнәлтелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International