Кичә Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре карамактагылар өчен "Балтач" ял паркына экскурсия оештырды.
Балигъ булмаганнар белән тормыш иминлеге турында профилактик әңгәмә үтте, юл хәрәкәте иминлеге хакында белешмәлекләр таратылды.
Экскурсия барышында "Путаница", "Бөкеләр", "Светофор" һ. б. ишегалды уеннары үткәрелде.