Бөгелмәдә тәмәке тартуга каршы акция узды

2015 елның 20 ноябре, җомга

"Тәмәкедән баш тарту" акциясен Бөгелмәнең  "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен приюты педагоглары, анда тәрбияләнүчеләр һәм һөнәри-педагогика көллиятенең 3 нче курс студентлары уткәрде. 

Активистлар үзләренең профилактик эшчәнлеген приют капкасы яныннан ук башлады. Алар "Тартуны ташла - озак яшә" дигән тәкъдим белән мәгълүмати белешмәлекләр таратты. Приют психологы Зинфира Ильясова һәм тәрбияче Ильмера Шәрәфетдинова начар гадәтләрнең йогынтысы турында сөйләде.

Дәрес ахырында катнашучыларга сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәп, белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International