Балтачның "Наз" үзәгендә тәрбияләнүчеләр экскурсиядә булып кайтты

2015 елның 20 ноябре, җомга

Социаль - тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Чепьяда урнашкан янгыннан саклау бүлегенә экскурсиядә булып кайттылар.

Экскурсияне бүлекчә җитәкчесе Р.М. Мингазов үткәрде. Ул иң элек бүлекчә эшчәнлеге белән таныштырып үтте, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен  искәртте, агымдагы елның ун аенда булган янгыннар турында сөйләде.

Экскурсия барышында Р.М. Мингазов янгын вакытында коткаручылар кия торган махсус киемнәр, янгын сүндерү машиналары җайланмалары, юл- транспорт хәлакәте вакытында кулланыла торган җиһазлар турында сөйләде. Экскурсия ахырында кабаттан янгын турында хәбәр итү телефон номерларын әйтеп үтте.

Бу экскурсия тернәкләнү узучыларда зур кызыксыну уятты.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International