Яшел Үзәннең "Гнездышко" приютына телевизор бүләк иттеләр

2015 елның 20 ноябре, җомга

"Такси-мотор" хезмәткәрләре Яшел Үзәннең "Гнездышко" балалар һәм яшүсмерләр приютында тәрбияләнүчеләргә Яңа ел алды бүләге сюрпризы итеп телевизор бүләк итте. Балалар бу сюрпризга бик шатлады, хәтта сөенечләрен яшерә дә алмады.  

"Гнездышко" приюты администрациясе һәм карамагындагы балалар чын күңелдән "Такси-мотор" җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренә игътибары өчен зур рәхмәтләрен белдерде. Аларга сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International