"Веста" үзәге психологы көч куллану очракларын булдырамаска юнәлтелгән дәрес үткәрде

2015 елның 20 ноябре, җомга

Балигъ булмаганнар арасында мәрхәмәтсез караш һәм көч куллануны кисәтү максаты белән Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Наталья Емельянова "Каршылыкларны юкка чыгарырга" дип исемләнгән чара оештырды. Әлеге чарада үзәк карамагындагы балалар катнашты. 

Чара вакытында балалар игътибарны, эмоциональ торышны юнәлтә белүгә багышланган күнегүләр эшләде. Балаларга барыннан да "Тылсымлы шар" биреме ошады. 

Алган белемнәрне ныгыту өчен баларга "Путь к пониманию" белешмәлекләре тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International