Инвалидлар декадасы үткәрү кысаларында Чистай «Салават күпере» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Истәлеккә бүләк» дигән мастер-класс узды.
Минзәлә районында инвалидлар декадасы башланып китте. Иң мөһим чара Балалар иҗат йортында узды.
Балтач районы Иске Көшкәт авылында яшәүче Вера Туганашеваны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Бүген Арча районы мәдәният йортында инвалидлар декадасы ачылды.
Бүген инвалидлар декадасы кысаларында Буа Дәүләт Драма театры бинасында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен тантаналы чара узды.
Шушы көннәрдә инвалидлар декадасы кысаларында "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре О. Абрамова, С. Баева һәм Г. Шәвәлиева "М. И. Г." отряды волонтерлары белән берлектә кешеләргә карата толерант мөнәсәбәт тәрбияләү буенча чара үткәрделәр.
Шушы көннәрдә Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында әниләр көненә багышланган чара үздырылды.
Түбән Кама балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан «СПИДка – стоп!» дигән таныштыру сәгате үткәрделәр.
Лаеш районы мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 3нче урта мәктәпнең "Маски" иҗади коллективы заманча "Бүре һәм сигез кәҗә" рус халык әкиятен күрсәтте.
Бөтендөнья СПИД белән көрәшү көне уңаеннан Түбән Кама «Веста» гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Алевтина Бикмурзина үзәк хезмәткәрләре өчен «ВИЧ һәм СПИД сүзләре һәркемгә таныш» дигән методик сәгать үткәрде.