"Маски" иҗади коллективы Лаешның тернәкләндерү үзәгендә кунакта

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

Лаеш районы мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 3нче урта мәктәпнең "Маски" иҗади коллективы заманча "Бүре һәм сигез кәҗә" рус халык әкиятен күрсәтте. 

Светлана Тренина җитәкчелегендәге коллектив музыкаль әкият әзерләде, җырлар, биюләр аша тату коллектив яхшырак икәнлеген җиткерде. Үзәк белгечләре мондый очрашулар балаларны кайгыра белергә, башкаларга карата игътибарлы булырга өйрәтүен ассызыклады. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International