Тукай районы "Шәфкать" үзәге хезмәткәрләре "М.И.Г." отряды волонтерлары белән берлектә чара үткәрде

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

Шушы көннәрдә инвалидлар декадасы кысаларында "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре О. Абрамова, С. Баева һәм Г. Шәвәлиева "М. И. Г." отряды волонтерлары белән берлектә кешеләргә карата толерант мөнәсәбәт тәрбияләү буенча чара үткәрделәр. 

Бәйрәмгә "Лебедушка" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чакырулы иде. Балаларга "Теремкәй" әкиятен күрсәттеләр, "Фиксики" флешмобы оештырдылар. Аннан соң балалар бик теләп викторинада катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр.

Балалар бакчасы тәрбиячеләре "М. И. Г." отряды волонтерларына һәм үзәк белгечләренә рәхмәтләрен җиткерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International