Шушы көннәрдә Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында әниләр көненә багышланган чара үздырылды.
Бәйрәмне приютта тәрбияләнүче Рәзинә һәм юрисконсульт Бегайым Алишева ачып җибәрделәр.
Приютның музыка җитәкчесе Татьяна Угарова ярдәме белән оештырылган концерт һәм сәхнәләштерелгән «Өч ана» тамашасы беркемне дә битараф калдырмады.
Чараны оештыручылар әниләр өчен кызыклы ярышлар, уеннар әзерләгән иде.
Бәйрәм ахырында балалар әниләренә үз куллары белән ясаган открыткалар тапшырды, приютның кабул итү бүлеге җитәкчесе Юлия Зарипова кунакларга тәбрикләү сүзләре җиткерде.