«Веста» үзәге хезмәткәрләре өчен «ВИЧ һәм СПИД сүзләре һәркемгә таныш» дигән методик сәгать үткәрделәр

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

Бөтендөнья СПИД белән көрәшү көне уңаеннан Түбән Кама «Веста» гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Алевтина Бикмурзина үзәк хезмәткәрләре өчен «ВИЧ һәм СПИД сүзләре һәркемгә таныш» дигән методик сәгать үткәрде.

Үзенең чыгышында белгеч авыруның сәбәпләре, зарарлану юллары турында сөйләде. Социаль педагоглар үзәк хезмәткәрләре өчен СПИД һәм ВИЧны профилактикалау буенча видеоматериал күрсәтте.

Барлык катнашучыларга, шулай ук шәһәрлеләргә СПИДка каршы көрәш билгесе – кызыл тасма тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International