Буа районында инвалидлар декадасы башланды

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

Бүген инвалидлар декадасы кысаларында Буа Дәүләт Драма театры бинасында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен тантаналы чара узды.

Кичәгә чакыралган 200 балага тәм-том ашамлыклар җыелмалары тапшырылды. Балаларны Буа районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова  котлады.

Декада уңаеннан физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Мөмкинлекләр дөньясында» дип аталган мастер-класс үткәрү каралган. Балалар сәнгатьнең төрле өлкәләрендә үзләрен сынап карый алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International