Түбән Кама балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан «СПИДка – стоп!» дигән таныштыру сәгате үткәрделәр.
Әлеге чара «2011-2015 елларда Татарстан Республикасы халкының наркотик куллануын кисәтү программасы» кысаларында оештырылды.
Презентация ярдәмендә балалар авыруның барлыкка килү тарихын, аның билгеләрен һәм СПИДны булдырмау чараларын белделәр.
Педагог Анжелика Пушкова тәрбияләнүчеләргә СПИДка каршы көрәшү символы – кызыл тасма турында сөйләде.