Балтач районы ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

Балтач районы Иске Көшкәт авылында яшәүче Вера Туганашеваны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Ветеранга Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач «Наз» халыкка социаль ярдәм күрсәтү комлпекслы үзәгенең социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Гөлнара Якупова, Яңгул авыл җирлегенең хәрби учет алып баручы белгече Чулпан Рамазанова, җаваплылыгы чикләнгән «Яңа тормыш» җәмгыяте директоры Мәгъсүмҗан Сәйфетдиновлар изге теләкләрен җиткерделәр.

Вера Трофим кызына ил Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International