Минзәлә районында инвалидлар декадасы башланып китте. Иң мөһим чара Балалар иҗат йортында узды.
Бәйрәмдә 100 гә якын инвалид катнашты.Оештыручылар төрле мастер-класслар күрсәтте. Кунаклар кызыксынып шәхси эшмәкәрләр артыннан күзәтте. Алар мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, үз эшен ача алган.
Бу чара искиткеч концерт белән тәмамланды.