8нче декабрьдән 11нче декабрьгә кадәр Мәскәүдә XIX нче “Куркынычсызлык һәм хезмәтне саклау – 2015” Халыкара махсус күргәзмә уза.
Минзәләнең "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балаларда "дус", "дуслык" төшенчәләрен формалаштыру буенча дәрес узды.
Бүген Буа «Гармония» халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге һәм социаль хезмәт күрсәтү бүлеге бинасында янгын вакытында эвакуация буенча кунегү үткәрелде. Эвакуация күнегүендә «Гармония» үзәге, социаль яклау бүлеге һәм унбишенче номерлы материаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре катнашты.
Бүген "Иннополис" махсус икътисади зонада 7-10 нчы сыйныф укучылары арасында үткәрелә торган "Киләчәккә билет" дигән һөнәрләр турында Республика иншалар конкурсына йомгак ясалып, бүләкләү тантанасы узды.
Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хезмәт десанты үткәрелде.
Бүген Баулының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында янгын вакытында эвакуацияләү буенча практик күнекмәләр үтте.
Бүген Менделеевскның “Берег Надежды” үзәгенең тернәкләндерү бүлеге белгечләре Үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен "Чәй өстәле артында" чарасын үткәрде.
Бүген Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче Хәбирә Вафина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Инде берничә ел рәттән яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Яшел Үзәндә “Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясе уза.