Балтач «Наз» үзәгендә тернәкләнүчеләр Г.Тукай музеенда экскурсиядә булдылар

2015 елның 15 декабре, сишәмбе
Шушы көннәрдә «Социаль туризм» программасы кысаларында Балтач «Наз» халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлегендә дәваланучылар Г.Тукай иҗатына багышланган музейда экскурсиядә булдылар. Өлкәннәр шагыйрьне тасвирлаган күп төрле материаллар, әкият геройлары, аның китаплары белән таныштылар.

Экскурсия ахырында тернәкләнүчеләр музей һәм «Наз» үзәге хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International