Бүген "Иннополис" махсус икътисади зонада 7-10 нчы сыйныф укучылары арасында үткәрелә торган "Киләчәккә билет" дигән һөнәрләр турында Республика иншалар конкурсына йомгак ясалып, бүләкләү тантанасы узды.
Әлеге конкурс "2014-2020нче елларда Татарстан Республикасында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру" подрограммасының бер чарасы булып тора. Конкурс агымдагы елда 2 этапта уздырылган иде. 1нче сайлап алу туры муниципаль берәмлекләр арасында уздырылды. Анда җиңүчеләр икенче республика этабына чыгарылды.
Иҗади бәйгедә катнашучылар үзләренең эшләрен 4 номинация буенча тапшырдылар. Быел республика этабында 1191 эш катнашты.
Конкурс комиссиясе иншаларның оригинальлек, хислелек, образлылыгына игътибар итте
Финалда җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.