Минзәләнең “Умырзая” үзәгендә дуслык дәресе үтте

2015 елның 16 декабре, чәршәмбе

Минзәләнең "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балаларда "дус", "дуслык" төшенчәләрен формалаштыру буенча дәрес узды.

Оештыручылар балаларга дусларның мөһимлеге, аларны дөрес сайлау турында аңлатты.

Дәрес ахырында балалар дуслык кануннарын билгеләп, аларны кулланырга сүз бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International