Инде берничә ел рәттән яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Яшел Үзәндә “Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясе уза.
Әлеге акция кысаларында физик мөмкинлекләре чикле, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм социаль куркыныч хәлдә булган балалар үз теләкләрен белдереп, кәгазь битләренә язды. Яшел Үзән районының предприятие һәм оешмалары әлеге теләкләрне үтәргә тырышачак.