Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хезмәт десанты үткәрелде. Максаты – балаларны хезмәткә өйрәтү, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.
Балалар көрәкләр, себеркеләр алып, юлны кардан чистарттылар. Җыештыру барышында уеннар да уйнап алдылар, кар бабай ясадылар.