Югары Осланның интернат-йортында яшәүче Хәбирә ханымны юбилее белән котладылар

2015 елның 15 декабре, сишәмбе

Бүген Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче Хәбирә Вафина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Тыл хезмәтчәнен котларга Югары Ослан районы башлыгы Марат Зиатдинов килде. Ул тантаналы рәвештә юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.

Котлауларга Югары Ослан авыл җирлеге башлыгы Вячеслав Раков, халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Тәнзилә Васильева һәм Фатыйх Хисматулин да кушылды.

Хәбирә Вафина мондый игътибарга бик сөенде һәм рәхмәтләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International