Буа «Гармония» үзәгендә янгын куркынычсызлыгы буенча кунегүләр үткәрелде

2015 елның 15 декабре, сишәмбе

Бүген Буа «Гармония» халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге һәм социаль хезмәт күрсәтү бүлеге бинасында янгын вакытында эвакуация буенча кунегү үткәрелде. Эвакуация күнегүендә «Гармония» үзәге, социаль яклау бүлеге һәм унбишенче номерлы материаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре катнашты.

Иртәнге сәгать унда бинаның икенче катында шартлы янгын чыгу сәбәпле, системалы элемтәдән хезмәткәрләрне эвакуация турында искәрттеләр.

Бинада булган барлык кешеләр белешмә буенча электр приборларны сүндереп, кыйммәтле документларны алып, бинаны калдырып чыктылар. Чакыртылган янгын сүндерү хезмәткәрләре шартлы рәвештә оештырылган янгынны тиз арада сүндерергә кереште.

Әлеге күнегүләр ярдәмендә хезмәткәрләр кискен янгын чыккан очракта үзләрен тотарга һәм дөрес, тиз, хатасыз янгынга каршы чараларны уткәрергә өйрәнәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International