Менделеевскның “Берег Надежды” үзәгендә Халыкара чәй көнен билгеләп үттеләр

2015 елның 15 декабре, сишәмбе

Бүген Менделеевскның “Берег Надежды” үзәгенең тернәкләндерү бүлеге белгечләре Үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен "Чәй өстәле артында" чарасын үткәрде.

Очрашу барышында чарада катнашучылар чәй тарихы, аның файдалы үзлекләре, төрләре белән танышты.

Чара чәй өстәле артында тәмамланды. Биредә һәркем чәй пешерү серләре белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International