ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә уеннар ярдәмендә яңа белем бирәләр.


19
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Бөгелмәдә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм район администрациясе тарафыннан “Муниципаль берәмлекләрендә хезмәт саклау буенча идарә карарлары һәм хезмәт шартларының махсус бәяләвен үткәргәндә Координацион советлар роле” темасына семинар узды.

Зарарлы гадәтләргә каршы профилактика чаралары кысаларында Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты медицина хезмәткәре Луиза Шакирова  "Тәмәке тартуның зыяны" турында дәрес үткәрде. 

Шушы көннәрдә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр белән инвалидлар һәм аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнашу мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә:  2014 елның 12 нче декабреннән "Минималь хезмәт хакы күләме турындагы" Федераль законның 1нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында" 376нчы Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе җирлегендә минималь хезмәт хакы күләме 6204 сумны тәшкил итәчәк. 
Исегезгә тошерәбез, моңа кадәр минималь хезмәт хакы күләме 5965 сум иде.

21 гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр мини-ярминкәсе узачак.

Лаешның мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар җыелышы узды. 

Кичә Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә "Көчләүсез балачак"/"Детство без насилия" Республика программасы кысаларында "Тылсымлы дөнья әкиятләре" дәресе узды.

Бүген Түбән Каманың "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге  белгечләре Татарстан Республикасында патриотик тәрбия бирү программасы кысаларында "Варшаваны азат итү" дип исемләнгән дәрес үткәрде. 


18
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсе органнары, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә хезмәткәрләрнең хокукларын саклау аларга вакытында һәм тулысынча хезмәт хакы түләү буенча эшчәнлеге дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International