Түбән Каманың "Балкыш" приютында тәрбияләнүчеләр уеннар ярдәмендә яңа белемнәр үзләштерә

2016 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә уеннар ярдәмендә яңа белем бирәләр. Шулай, биредәге балалар аппликация ясауның яңа төрен - торцеваниены үзләштерәләр.  

"Торцевание - кәгазь ярдәмендә кул эшләнмәсенең бер төре. Ул тырышлык, игътибар һәм пөхтәлек таләп итә. "Әлеге төр аппликация ясау балаларның мотирикасын, хәрәкәтләрнең төгәллеген, фантазия, абстракт фикерләүне үстерә", - дип ассызыклады приют педагогы Анжелика Пушкова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International