Түбән Каманың "Веста" үзәгендә патриотик тәрбиягә багышланган чара узды

2016 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Түбән Каманың "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге  белгечләре Татарстан Республикасында патриотик тәрбия бирү программасы кысаларында "Варшаваны азат итү" дип исемләнгән дәрес үткәрде. 

Үзәкнең социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова уңышлы башкарылган Висло-Одерск операциясе барышы турында сөйләде. Шулай ук балаларга Иван Бригадасы хәрби хәрәкәтләре турында мәгълүмат җиткерелде. 

Социаль эш буенча белгеч Любовь Горюшева билгеләп үткәнчә, әлеге чараның максаты балаларны тарих белән якыннан таныштыру, илгә, ветераннарга карата хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International